- имән
- Яфраклары челтәр кырыйлы, каты үзагачлы зур юан агач. с. Шул агачтан ясалган. ИМӘН АЛМАСЫ – Имән яфрагында аклы-кызыллы кечкенә алма сыман түгәрәк шар; гало. ИМӘН БАРМАК – Баш һәм урта бармаклар арасындагы бармак; ишарә бармак. ИМӘН БОРЫН – Тау чыпчыклары семь. конус сыман зур томшыгы белән чия, шомырт төшләрен ватып ашаучы кечкенә урман кошы; рус. Дубонос. ИМӘН ГӨМБӘСЕ – Кызылсу-сары яки саргылт-көрән эшләпәле, ашарга яраклы гөмбә. ИМӘН ЧИКЛӘВЕГЕ – Имәннең ачы, озынча, кабыклы җимеше. ИМӘН ЧЫПЧЫГЫ – Солы чыпчыклары семь. кызгылт-сары төстәге кечерәк күчмә кош; рус. Дубровник
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.